Кайбыч районында фаҗигале юл һәлакәте: дүрт кешенең гомере өзелде

Кайбыч районында фаҗигале юл һәлакәте: дүрт кешенең гомере өзелде

Бүген иртән Татарстанның Кайбыч районында, Биризнәк авылы янында, җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Фаҗига М-12 түләүле трассасының Казан юнәлешендәге 709нчы километрында булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Hyundai маркалы җиңел автомобиль “Газель” йөк машинасы астына килеп кергән. Көчле бәрелеш нәтиҗәсендә җиңел машинада булган дүрт кеше урында ук һәлак булган.

Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Һәлакәттә вафат булган кешеләрнең шәхесләре әлегә ачыклана.

Вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр эшли, һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.

Чыганак: “Татар-информ”