Казанда трамвайларда һәм троллейбусларда Bluetooth-метка ярдәмендә акчасыз түләү алымы кулланышка кертелде.
– Пассажирлар хәзер үзләренең маршрутларын билгели һәм Яндекс Go кушымтасында билет сатып ала. Смартфон автомат рәвештә транспортны ачыклый һәм түләү берничә секундта башкарыла, – диде “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Айдар Абдулхаков.
Хезмәттән файдалану өчен телефонда Biuetooth кабызырга һәм Яндекс Go челтәрендә “Транспорт” бүлеген ачарга һәм үзеңә тиешле маршрутны сайларга кирәк. Смартфон электр транспортының “метка” сигналын танып ала, шуннан соң түләү башкарып була. Акча сервиска ялганган картадан алына. Электрон билет “Мой билет” һәм “история заказов” бүлегендә саклана, аны контролерга күрсәтәсең.
Мондый түләү алымы быел Казан метрополитенында да кулланышка кертеләчәк.