Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест өлкәсендә эш программасын «Брестская крепость» Мемориаль комплексыннан башлады. Бу хакта Татарстанның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Визит барышында ул монументка чәчәкләр салды.
Брест ныгытмасы - Бөек Ватан сугышының беренче көннәренең батырлыгы һәм фаҗигасе символы. Аңа «ныгытма-герой» исеме бирелгән. Бу СССРның бердәнбер ныгытмасы.