Миңнеханов төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү дәвам итүен искәртте

Татарстанда 2027 елда төзекләндереләчәк парклар, скверлар, яр буйлары, урамнар һәм бульварлар өчен тавыш бирү дәвам итә.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МАКС» каналында хәбәр итте һәм тавыш бирергә чакрды.

Республика халкына сайлау өчен барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында урнашкан 178 җәмәгать киңлеге тәкъдим ителгән.

Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.