Үсмерне курьерга әйләндергәннәр. Казанда суд үсмерне авыр җинаятькә җәлеп итүдә гаепләнелүче 28 яшьлек ир-атны 24 июньгә кадәр сак астына алу турында карар чыгарган.
Биредә сүз өч җинаять очрагы турында бара, дип яза “КП-Казань” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, ир-ат, куркытып, алдап, акча вәгъдә итеп, үсмерне мошенниклык юлына – курьерлыкка тартып керткән. Үсмер ике очракта –декларацияләү, бер очракта – саклау сәбәбе белән кешеләрнең акчасын алган. Аларга барлыгы 7,3 миллион сумнан артыграк зыян салынган.