Эчке эшләр министрлыгы АЗС чиратларында көткән вакытта туктау һәм машина кую кагыйдәләрен бозган өчен язылган штрафларны гамәлдән чыгарачак. Бу хакта ведомствоның рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.
Министрлыкта билгеләп үткәнчә, штрафлар йөртүче мөрәҗәгать иткәннән соң юкка чыгарылачак.
«Россия ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең барлык төбәк бүлекчәләрендә дә мондый карарларның һәркайсы буенча, хокук бозуның әһәмиятсезлеген яки йөртүченең гадәттән тыш хәл шартларында эш итүен исәпкә алып, аларны гамәлдән чыгару турында карар кабул ителәчәк», — дип аңлатты Ирина Волк.