Татарстан Хөкүмәтенең Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе оешмалар йөртүчеләренең юлларда йөрү кагыйдәләрен үтәве, дөресрәге, үтәмәве турында яңартылган мәгълүматларны дөньяга чыгарган. Рейтинг быел гыйнвардан июнь аена кадәрге статистика нигезендә, предприятиеләр җитәкчеләренең юллардагы иминлеккә игътибарын җәлеп итү максатында төзелгән.
Казан һәм башка зур шәһәрләр оешмалары антирейтингта лидерлыкка чыккан. “Лаборатория РТХ” компаниясе беренче урынны алган. Әлеге оешма йөртүчеләре 500 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган. “Строй Снаб Альянс” (492 бозу очрагы) – икенче, Чаллыдан “Райз” предприятиесе (359 бозу очрагы) – өченче урында.
Шулай ук “ПСО Казань” (317) һәм НЕФТЕСТРОЙЭНЕРГО (Әлмәт ш. – 316 бозу очрагы) беренче бишлеккә кергән.
Моннан тыш ИТЦ ТКС Поволжье (315), АВП Групп (307), шулай ук Чаллы шәһәренең “Детали машин” (305) һәм “Стройстиль” (301) фирмалары антирейтингка эләккән.
Казанның ПК “Профснаб” предприятиесе (295 очрак), антирейтингны төгәлләп, соңгы – унынчы урынны алган.
Әлеге 10 компания йөртүчеләре барлыгы 3 500дән артыграк юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагына юл куйган.
Шул ук вакытта Дәүләт автоинспекция мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле республика юлларында 1 369 юл фаҗигасе теркәлгән. 140 кеше һәлак булган, 1 653е җәрәхәтләнгән яки имгәнгән. Бу саннар юллардагы тәртипнең чиктән тыш мөһим булуын күрсәтә.
Хөкүмәт комиссиясе оешмалар җитәкчеләрен хезмәткәрләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә һәм даими рәвештә инструктажлар үткәрергә чакыра. Тизлекне арттыру һәм юлдагы башка тәртипсезлекләр административ җаваплылыкка гына китереп калмыйча, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә турыдан-туры яный.