Татарстанның Түбән Кама районында яшәүче 65 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булып, 6 миллион сум акчасын югалткан.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башта аферистлар аңа идарәче компания хезмәткәрләре булып шалтыраткан. Соңрак хатын-кызга янәсе Роскомнадзордан хәбәр килгән. Аннары элемтәгә үзләрен ФСБ һәм Үзәк Банк хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар чыккан.
Җинаятьчеләр пенсионерны аның акчаларын имеш Украинадагы счетларга күчерергә маташалар дип ышандырган. Алар күрсәтмәсе буенча хатын-кыз үз банк счетыннан 5 миллион сум акчасын алып, аны килгән курьерга тапшырган.
Икенче көнне аферистлар аңа исеменә кредит рәсмиләштерелгән дип хәбәр иткән. Янәсе, акчаны «коткару» өчен тагын 1 миллион сум кирәк булуын әйткәннәр. Бу акчаны хатын-кыз җитәкчесеннән бурычка алып, мошенникларга күчергән.
Әлеге факт буенча аеруча зур күләмдә мошенниклык маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Полиция искәртә: ФСБ, Үзәк Банк, Роскомнадзор яки башка дәүләт органнары хезмәткәрләре телефон аша акча күчерергә, акчаны курьерга тапшырырга яки «куркынычсыз счет»ка салырга кушмый. Мондый шалтыратулар алган очракта сөйләшүне өзәргә һәм 112 яки полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.