Тырышлык җимеше: Кукмара районы укучылары БДИны 100 баллга тапшырды

Тырышлык җимеше: Кукмара районы укучылары БДИны 100 баллга тапшырды

Алия, Василиса һәм Инзиләне алда яңа максатлар, зур мөмкинлекләр көтә.

Кукмара 3нче урта мәктәбенең чыгарылыш укучылары Алия Салихова һәм Василиса Лобанова — рус теле фәненнән, Манзарас мәктәбе укучысы Инзилә Гарипова инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 100әр баллга тапшырды. Бу — кызларның күпьеллык тырыш хезмәте, максатчанлыгы һәм үз көчләренә ышанычы нәтиҗәсе.

...Имтиханнар, дулкынлану, җаваплы мизгелләр — барысы да үткәндә калды. Без Алия, Василиса, Инзилә белән очрашып, аларның уңыш серләре, БДИга ничек әзерләнүләре, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Алия Салихова сынауларга 10нчы сыйныфта укыганда ук җитди әзерләнә башлый.

— 11нче сыйныфта бу эшкә тагын да күбрәк вакыт бүлдем, — ди Алия. — Рус теленнән имтиханны 100 баллга тапшырдым.

Райондашыбызның сүзләренчә, рус теленнән иң югары күрсәткечкә ирешүен белгәч, ул бер мизгелгә «шок» хәлендә кала.

— Күңелемне берьюлы шатлык, дулкынлану, горурлык хисләре биләп алды. Куанычлы хәбәремне тизрәк әти-әниемә, дусларыма һәм укытучыма җиткердем. Бу нәтиҗә — тырыш хезмәтемнең иң зур бәясе, — ди ул. — Узган ел мин бу вакытта 100 балл туплау түгел, хәтта БДИ турында уйларга да курка идём. Әзерлек планы төзесәң, тиешле тәртиптә, системалы рәвештә биремнәрне үзләштерсәң, үз-үзеңә карата таләпчән булсаң, максатыңа ирешә аласың.

Алия киләчәген медицина өлкәсе белән бәйләргә тели. Аның иң зур хыялы — табибә булып, кешеләргә ярдәм итү.

Алдагы 100 балл иясе — Василиса Лобанова. Ул быел рус теле, математика, рус әдәбияты һәм җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ тапшырган.

— Имтиханнарга укытучы белән дә, онлайн-мәктәптә дә, үзлегемнән дә әзерләндем, — ди ул. — Вакытны дөрес итеп бүлә белсәң, һәммәсенә өлгерергә мөмкин.

Василиса билгеләп үткәнчә, БДИда 100 балл туплаучы — алар гаиләсендә беренче. Шуңа күрә бу уңыш аның өчен генә түгел, бөтен гаиләсенә сөенечле һәм истәлекле вакыйга була.

— Мәктәптә фәннәрне яхшылап үзләштергәнсең, үзеңә ышанычың зур икән, имтиханда 100 балл тупларга мөмкин, — ди Василиса. — Мин берничә ел «Галактика» балалар иҗат үзәгендә шөгыльләндем. Сәнгать һәм иҗат миңа һәрчак илһам чыганагы булды. Киләчәктә белем алуымны да шул юнәлештә дәвам итәргә планлаштырам.

Кызларның уңышлары өчен янып-көеп йөрүче — ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Галимуллина.

— Мин үземнең туган мәктәбемдә 32 ел хезмәт куям. 2024 елда бер укучым — Зәринә Фәйзуллина БДИны 100 баллга тапшырып сөендергән иде, быел исә Василиса белән Алия бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Кызларның икесе дә бик тырыш. Алар бар көчләрен имтиханнарга юнәлтте. Без хәтта җәй айларында да сынауларга әзерләндек. Каникул чорында ял итүне икенче планга куеп, үзеңне фәнгә багышлау һәркемнең дә көченнән килми. Моның өчен үҗәтлек тә, максатчанлык та кирәк. Кызларга зур рәхмәт, булдырдылар, — ди Гөлнара Гайсә кызы. — Яхшы нәтиҗәләр — укытучы өчен дә зур горурлык. Укучыларыңның уңышын күрү — хезмәтеңнең юкка булмавын аңлата.

Инзилә Гарипова — Туембаш авылы кызы. Ул унынчы сыйныфка укырга Манзарас урта мәктәбенә килә.

— Рус теле, математика, җәмгыять белеме һәм инглиз теле фәннәреннән имтихан тапшырдым. Һәммәсенә дә яхшылап, тырышып әзерләндем. Нәтиҗәләр, шөкер, яхшы. Рус теленнән — 97, җәмгыять белеменнән 88 балл җыйдым, ә менә инглиз теленнән 100 балл тупладым. Минем әнием дә инглиз теле укытучысы, әлеге фәнгә тартылуымда, мөгаен, аның йогынтысы да булгандыр. 5-6нчы сыйныфларда укыганда исә үз тормышымны инглиз теле белән бәйлисем килде. Быел күңел түрендә имтиханда югары балл туплау теләге бар иде. Әмма вариант җиңелләрдән булмагач, бераз борчылдым. Нәтиҗәне белгәч, бик сөендем, — ди Инзилә. — Киләчәктә югары уку йортына укырга кереп, лингвистика юнәлешендә белем алырга, үз хезмәтемнең остасы булырга телим.

Әңгәмәдәшемнең инглиз теле укытучысы — Резеда Хәйруллина.

— Минем хезмәт стажым — 26 ел. Шуның 16 елын Манзарас мәктәбендә 2-11нче сыйныфларда инглиз теле укытуга багышладым. Укучылар ел саен әлеге фәннән имтихан тапшыра. Быел исә безгә аеруча уңыш елмайды: Инзиләбез БДИдан 100 балл туплады. Ул — безнең горурлыгыбыз, — ди Резеда ханым. — Бу — укытучының гына түгел, үзенә максат куеп, шуңа омтылган, системалы рәвештә әзерләнгән укучының да тырышлыгы нәтиҗәсе.

Алия, Василиса һәм Инзиләне алда яңа максатлар, зур мөмкинлекләр көтә. Иң мөһиме — бүгенге җиңүләр киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларга ныклы нигез булып торсын.