Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев быелгы бердәм дәүләт имтиханнарының беренчел нәтиҗәләре турында сөйләде
Ул барлык фәннәр буенча уртача баллның үсүен, социаль-гуманитар юнәлештәге фәннәрне сайлаучылар санының бераз кимүен һәм табигый-фәнни циклдагы фәннәрне сайлаучылар санының сизелерлек артуын билгеләп үтте. Шулай ук Музаев минималь балл чиген үтә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өлешенең елдан-ел кимүен ассызыклый («Шәһри Казан»).
Рособрнадзор җитәкчесе БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны турында да мәгълүмат бирде.
- Беренчел мәгълүматларга караганда, 8-9 июльдә имтиханнарны яңадан тапшыручыларны исәпкә алмаганда, быел БДИда якынча 9 мең укучы 100 балл алган. Шуларның 933е ике фәннән 200 балл җыйган, 76 укучы өч фәннән 300 балл алуга ирешкән, ә 8 чыгарылыш сыйныф укучысы дүрт фәннән 400 балл туплаган, — ди Анзор Музаев.
Быел, БДИ үткәрелә башлаган 25 ел эчендә беренче тапкыр 500 балл алучы теркәлде. Мәскәүнең 1409нчы мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Екатерина Малкова биш имтиханны да иң югары баллга тапшырды.