Татар язучылары Тукай чорын начар беләме, әллә...

Татар язучылары Тукай чорын начар беләме, әллә...

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү кичәсеннән хәбәрчебез репортажы.

Татарстан Милли китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

  • Бәйге Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
  • Конкурс 8 номинация буенча үткәрелде: «Шигырьләр шәлкеме», «Поэма», «Хикәя», «Бәян», «Пьеса», «Эссе», «Тукай дәресе», «Тукай тәрбиясе.

Бүләкләү тантанасы матур вә зәвыклы чара булса да, җитди сораулар куяр урын да бар иде. Ни өчен башка елларда әдәби конкурска меңнән артык әсәр килсә, быел Тукайга багышланганына йөздән артык кына? Тема тарлыгымы? Тема Тукай чордашлары дип киңәйтелгән икән һәм милләт өчен алтын чор турында сүз бара икән, монда язучының әйтер сүзе юкмыни? Бу сораулар әлегә җавапсыз калды, ләкин алар бар һәм быелгы Тукай елы дәвамында бәлки алар кат-кат күтәрелер дә.

Әлегә – кичәдән кайбер чыгышлар һәм лауреатлар исемлеге.

Лауреатларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина котлады.

Иң элек катнашучыларны Марат Әхмәтов сәламләде. «Без – Тукай халкы – мәгърифәтле халык, рухи яктан бай халык, чөнки безнең Тукай кебек шәхесләребез бар һәм алар күп», – диде ул. Ә аннары, алып баручылар Луиза Закирова белән Илдар Кыямов сәхнәгә чакырган лауреатларның һәрберсен җылы итеп котлап, дипломнар һәм сертификатлар тапшырды.

Ркаил Зәйдулла: «Бу – безнең өченче зур әдәби конкурс. Бу татар әдәбияты тарихында күрелмәгән хәл – рәхмәт Марат Готыф улына, рәхмәт республика җитәкчесенә. Алар идеяне күтәреп алмаса, мондый бәйге була алмас иде. Безнең алдагы ике конкурста меңнән артык әсәр килгән иде, бу юлы нишләп 100дән артык кына дип гаҗәпләнәсез дәдер. Бу конкурсның тематикасы тарайды – ул Тукайның 140 еллыгы белән дә бәйле. Башка конкурсның темасы да, исеме дә булмаса да, монысын «Тукай йолдызлыгы» дип атадык Тукай турында аз язылмаган. Бу юлы 100дән артык кына әсәр килүе мине дә бераз гаҗәпләндерде.

Язучыларга әз генә тәнкыйть сүзе дә әйтим әле. Без Тукай чорын бигүк белеп бетермибез икән. Без Тукайны Ибраһим Нуруллин, мөхтәрәм Батулла ага әсәрләре аша беләбез. Әмма без аның чорын начар беләбез икән. Әмма без киләчәктә бу җитешсезлекне бетерербез дип уйлыйм. Чөнки ул чор – ХХ гасыр башы – татар әдәбияты өчен генә түгел, халкыбыз өчен дә алтын чор. Әдәбият, театрлар барлыкка килгән чор, анда шаккатыргыч атаклы шәхесләр бар – алар турында әдәби әсәрләр туарга тиеш. Чөнки киләчәккә бару бары тик үткәннәрдән гыйбрәт алып, сабак алып яшәгәндә генә мөмкиндер дип уйлыйм. Рәхмәт жюрига һәм конкурста катнашучыларга – бу әдәби процесста ниндидер роль уйнау дигән сүз. Актив булыйк! Үткәнне белеп нык адымнар белән киләчәккә барыйк!»

Данис Шакиров: «Бу әдәби бәйге – бик саллы бәйге. Ул бүгенге татар әдәбиятының халәтен чагылдыра. Аның никадәр ныклы адымнар белән алга баруын күрсәтүче бәйге дә. Шунысы да сөендерә – Татарстаннан тыш башка төбәкләрдән дә катнашучылар бар. Иң сөенечлесе – мескен бәйге түгел, чөнки Марат Готыф улы аша узган һәрбер нигезләмәдә бүләкләүләр саллы була. Барыгызга да рәхмәт! Бергә булыйк – безне Тукай берләштерә».

Дания Заһидуллина: «Мәгариф номинациясе иң мөһим номинацияләрнең берседер, чөнки ул яшь буынны тәрбияләүче укытучылар, тәрбиячеләр өчен куелган. «Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим», дип яза. Мин тәрбиячеләргә, укытучыларга һәр көнне үзләренең эш-гамәлләре, уй-фикерләре белән кояш булып яшәүләрен телим».

Шунысы игътибарга лаек: конкурска килгән әсәрләрнең кайберләрен шунда ук артистка тапшырып укыттылар яки сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Режиссёр Лилия Әхмәтова Тукай образын тудыру өчен Кариев театры артисты Булат Гатауллинны чакырган, Фатих Әмирхан ролен Илфак Хафизов башкарды, Тукайның чордашлары рольләрендә – Кариев һәм Камал театры артистлары. Шигырьләрне Кариев театры артисты, үзе дә яшь шагыйрь Айрат Шамс укыды.

Тантанадан соң бер кочак диплом-сертификат һәм чәчәк күтәреп чыгып килгән Татарстан язучылар берлегенең чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинны очраттым. «Быел Лилия Гыйбадуллинага Тукай премиясен бирәбез бит инде, әйеме?» – дидем. Чөнки Лилияне Тукай премиясенә беренче булып нәкъ менә Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тәкъдим итте.

«Бүгенге нәтиҗә ясалган «Тукай йолдызлыгы» әдәби бәйгесендә безнең Чаллыдан 8 лауреат булды. Болар арасында язучылар да, тәрбиячеләр-укытучылар да бар. Әлбәттә, «Поэма» номинациясендә Лилия Гыйбадуллина 1 урынны алды. Ул соңгы 10 елда булган барлык әдәби бәйгеләрдә 1 урынны алып бара. Бу аның дәрәҗәсен, талантын, омтылышын, аның никадәр заман белән бергә атлавын, иренмәвен, миссиясен аңлап эш итүен күрсәтә. Аны бит инде Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим иткән идек. Әдәбиятка алар буыны килде. Быел Лилиягә Тукай премиясе бирелсә, димәк, бу буынга ишек ачылды дигән сүз», – диде Факил абый Сафин.

«Хикәя»

1 урын — Марат Кәбиров, «Мәңгелеккә сәфәр алдыннан»

2 урын — Рәҗәп Бәдретдинов, «Тукый тавы»

3 урын — Галимҗан Гыйльманов, «Зәйтүнә»

Кызыксындыру бүләге

Рифә Рахман, «Тамчы сере»

Гүзәл Әдһәм, «Сәгадәт. Мизгелләр»

Лилия Закирова, «Уян!»

«Бәян»

1 урын — Факил Сафин, «Әлислах»

2 урын — Нурания Гыйльметдинова, «Сихәтле сәяхәт сәхифәләре»

3 урын — Шамил Ханов, «Якты юллар, яки Йөрәктә яктырган китап»

Кызыксындыру бүләге

Хәбир Ибраһим, «Әмирхан – рок-йолдыз»

«Шигырьләр шәлкеме»

1 урын — Ләйсән Гатина (Сәйлән), «Күңелем Тукай белән сөйләшә»

2 урын — Айрат Суфиянов, «Тукай дибез…»

3 урын — Рәмис Аймәт, «Ачы хакыйкать кыясы»

Кызыксындыру бүләге

Гөлназ Гаффарова, «Балалар өчен шигырьләр»

Лилия Фәттахова, «Шагыйрь эзләреннән атлап барам...»

Зинаида Захарова, «Тукай моңы халкым йөрәгендә»

«Поэма»

1 урын — Лилия Гыйбадуллина, «Түр»

2 урын — Лениза Вәлиева, «Буран»

3 урын — Хәбир Ибраһим, «Тукай каласы»

Кызыксындыру бүләге

Гөлназ Нуриева, «Шагыйрь сүзе»

Флера Низамова, «Тукай, без әле кая барабыз?»

Илсөяр Иксанова, «Кош»

«Пьеса»

1 урын — Гөлүсә Батталова, «Лампа эчендә май кими»

2 урын — Рафис Корбан, «Өчиледә өч ай»

3 урын — Раил Сафин, «Моңга төренгән Тукай»

Кызыксындыру бүләге

Нурия Сәйяр, «Серле сандык»

Зөләйха Минһаҗева, «Кәҗә белән сарык әкияте»

Айдар Зәкиев, «Әкият»

«Эссе»

1 урын — Лилия Фәттахова, «Тукай милләтчеме?»

2 урын — Роза Мулланурова, «Якутым-ятимем...»

3 урын — Гөлфәния Нәҗмиева, «Тукайга хат язам»

Кызыксындыру бүләге

Рабит Батулла, «Кубыз»

Мөхәммәт Мирза, «Талантлар тамыры тирәндә»

«Тукай дәресе»

1 урын — Рәхимә Хайрова, «Иммерсив дәрес-сәяхәт (Г. Тукайга багышланган «Тере музей»)»

2 урын — Гөлия Вагыйзова, «Тукай дәресе: Милли рухның яңарышы»

3 урын — Миләүшә Зарипова, «Г.Тукай һәм ясалма фәһем»

Кызыксындыру бүләге

Фәнҗия Комиссарова, «Габдулла Тукай «Сабыйга» шигыре».

Алия Шәфыйкова, «Г.Тукай «Су анасы»

Рабит Батулла, «Пәһлеван»

«Тукай тәрбиясе»

1 урын — Камәрия Вафина, «Күбәләк гомере»

2 урын — Нурзия Мирхазова, «Тукай иҗаты – киләчәккә юл яра»

3 урын — Рәмзия Гарифуллина, «Тылсымлы «Туган тел» китабы»

Кызыксындыру бүләге

Эльвина Мөхәммәдиева, «Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте»

Әлфинур Йосыпова, «Без – Тукай оныклары!»

Фатыйма Гыйльметдинова, «Бүген Апуш туган көн!»