Бер үк көнне ике гадәттән тыш хәл булган. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Татарстанда бинаның түбәсе җимерелүгә һәм түбәдән кеше өстенә кар төшүгә бәйле хәлләр белән кызыксынган.
Ул Бөгелмәдә бер хатын-кызның җәрәхәтләнүенә бәйле рәвештә кузгатылган җинаять эше буенча доклад таләп иткән.
Интернет челтәрендәге хәбәрләргә караганда, 16 февральдә әлеге шәһәрнең Гафиятуллин урамындагы күпфатирлы йорт түбәсеннән бер хатын-кызга кар ишелеп төшкән. Зыян күрүчене хастаханәгә озатырга туры килгән.
Тиешле оешмаларның бинаны карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәүләре ачыкланган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе комитетның Татарстандагы Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марсель Дөлкәрнәевтән җинаять эшен тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре турында җиткерүен таләп иткән. Бастрыкин игътибарга алган икенче очрак шул ук көнне Казанда булган. Коломенская урамындагы күпкатлы йорт түбәсе, кардан вакытында чистартылмау сәбәпле, җимерелеп төшкән. Шуның аркасында бинага җылылык бирүне туктатырга туры килгән. Бу исә фатирларның нык суынуына китергән.
Әлеге йортта инде берничә ел элек тә шундый ук хәл булган икән. Тикшерү комитеты башлыгы җинаять эше кузгатырга, аны карап тикшерүнең барышы, нәтиҗәсе турында җиткерергә әмер биргән.