Татарстанда 4 көндә миграция законнарын бозуның меңгә якын очрагы ачыкланган

Татарстан территориясендә дүрт көн эчендә миграция законнарын бозуның 951 очрагы ачыкланган.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Мәгълүматларга караганда, «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик чарасының икенче этабы 20–24 апрель көннәрендә узган. Операция Россия Федераль иминлек хезмәтенең республика буенча идарәсе хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән.

Тикшерүләр барышында чит ил гражданнары күпләп җыела торган урыннар, шулай ук төзелеш, сәүдә, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм торак секторы объектлары контрольдә тотылган.

Нәтиҗәдә:

  • 951 хокук бозу очрагы ачыкланган;

  • шуларның 531е — Россиядә булу режимын бозу;

  • 143 мигрант законсыз хезмәт эшчәнлеге алып барган;

  • башка төр хокук бозулар да теркәлгән.

Моннан тыш, чит ил гражданнарын законсыз рәвештә эшкә җәлеп иткән өчен 160 эш бирүчегә карата административ беркетмәләр төзелгән.

Суд карары белән 172 чит ил гражданы Россия Федерациясе чигеннән административ рәвештә куып чыгарылачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.